Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә

Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы COVID-19дан 155 доза вакцина кайтты. Хәзерге вакытта беренче компонент белән - 143 620 кеше, икенчесе белән - 115 608 кеше вакцинацияләнгән.

Чаллылыларга яңа коронавирус инфекциясенә каршы 4 төр вакцина тәкъдим ителә: «Спутник V», «Спутник Лайт», «Эпи-Вак-Корона» һәм «Ковивак». 
«Омега сәүдә үзәгендә аерым керү юлы булмау сәбәпле, анда ревакцинация генә үткәрелә», - дип билгеләде шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова. – Бүгенге көндә сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан сәүдә үзәкләрендә вакцинация үткәрүнең яңа пунктларын ачу мәсьәләсе карала. Без, беренче чиратта, яңа коронавирус инфекциясенә каршы беренчел вакцинация үткәрү мөмкинлеге булсын өчен, аерым керү юлы булган сәүдә үзәкләрен карыйбыз».   
Билгеләп үтик, 11 октябрьдән Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина карары нигезендә, коллективларда вакциналаштыру 80%тан да ким булмаска тиеш.
Вакцинаның беренче компонентын алмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән туктатылырга тиеш, ә 7 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын төгәлләмәгән хезмәткәрләр.
Эш бирүчеләр 2021 елның 6 декабренә кадәр хезмәткәрләрне COVID-19дан икенче компонент белән вакцинацияләүне оештырырга тиеш.
«Соңгы атнада без хезмәт коллективларына коллективларда 80% вакцинация белән тәэмин итү турында 19 карар бирдек», - дип хәбәр итте Роспотребнадзор Идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 4 045 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 770 тәшкил итә, республика буенча уртача күрсәткечтән 2,2%ка кимрәк. 118 кеше медицина күзәтүе астында, 9 811 кеше күзәтүдән төшерелгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус