Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа мәктәп һәм театр ачыла 

Барлык эшләрнең 87%ы тәмамланган инде.

Тиздән 69нчы микрорайонда Чаллы тарихындагы иң зур мәктәп төзелеп бетәчәк. 24 мең кв. метрлы заманча мәктәп төзелешенә 2 миллиард 388 миллион сум  акча тотылган. Барлык эшләрнең 87%ы тәмамланган инде. Ике спорт залы, ике бассейны, 780 урынлы актлар залы, футбол, волейбол мәйданчыклары булган әлеге мәктәптә 1500 укучы белем алачак. Биредә 12 беренче сыйныф булачак. 

Әлеге мегомәктәп – Наил Мәһдиев шәһәр мэры булып эшли башланганннан бирле җиденче яңа мәгариф учреждениесе. . 
Республика көне алдыннан «Мастеровые» рус драма театры да тамашачыларны яңа бинасында кабул итәчәк. «Бу – илебездә быел төзелгән бердәнбер театр. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага  рәхмәт», – диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш