Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь егет өлкән яшьтәге кешене мошенниклардан коткарган

5 август көнне Чаллыда 90 яшьлек бабайның телефонына шалтыраталар

Таныш булмаган ир-ат, хокук саклау органнары хезмәткәре тарафыннан булуын, бабайның улы җитди юл-транспорт һәлакәтендә гаепле, дип белдерә.

Чаллы кешесенә ул күрсәткән счетка 200 мең сумнан артык акча күчерергә тәкъдим итә. Бабай аның бары 100 мең сум гына тупланганын әйтә. Мошенник 100 мең сум белән генә дә улын коткарырга тырышып каравын әйтә. 

Мошенник банкка барырга һәм ул кушканны үтәргә куша.  Бабай банкомат төймәләренә басарга яшь егеттән ярдәм сорый. Телефондагы тавышны ишетеп, егет аның мошенник икәнен аңлап ала һәм элемтәне өзә. 

Шулай итеп ул өлкән кешене мошенниклардан коткара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев