Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат 23 яшьлек кызын үтерүчедән 1 миллион сум компенсация таләп итә

Хөкем ителүче 26 яшьлек егет гаебен таный, ләкин кызның әти-әнисеннән гафу үтенми.

Мәскәүдә Чаллы кызын үтерү буенча җинаять эшен кабат тикшерә башладылар. Карантинга тәнәфестән соң, суд процессы яңадан башланды. Стюардесса булып эшләгән 23 яшьлек Альбина М.ны «Внуково Вилладж» кунакханәсендә үтергәннәр. Суд утырышына мәрхүмә кызның Чаллыда яшәүче әти-әнисе дә барган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Хөкем ителүчеләр урындыгында 26 яшьлек Никита Е. утыра. Аның сүзләренчә, ул сөйгән кызының телефонында башка ир-ат белән аралашу хатын күреп ала, шуннан соң үтерә. 

Никита суд залына матур прическа, үтүкләнгән күлмәк, модалы чалбар киеп килгән. Судка килүчеләр шуңа гаҗәпләнгән. «Чәчен кискән, кырынган. Ә безнең кызыбыз булмаганга инде бер ел тула», — дип сөйләгән Альбинаның әтисе «Московский комсомолец» сайтына.

Хөкем ителүче кеше гаебен таный, ләкин кызның әти-әнисеннән гафу үтенми. «Әйе, үтерүдә гаебемне тулысынча таныйм. Ләкин ничек инде мин алдан уйлап үтереп, камераларга паспортымны күрсәтим ди?» — дип сөйли ул, кулындагы тәсбихны тарткалап.

Башта мәрхүмә кызның әтисе күрсәтмә бирә. Ул шунда ук үксеп елый башлый, кызы белән яхшы мөнәсәбәттә булуын сөйли. Ул кызының сүзләрен искә ала. «Әти, мин көчле, барысын да үзем булдырам», — дип сөйләгән Альбина үзе. 

Хөкем ителүче егет әти кешене бүлдерә. «Сез аның соңгы ел ярымда нишләп йөргәнен беләсезме соң», — ди ул.

«Мин сорашмадым», — дип җавап бирә кайгыга баткан әти кеше.

Альбинаның әтисе чыгымнарны каплау өчен гражданнар дәгъвасы бирә. Ул мораль зыян өчен 1 миллион сум, матди зыян өчен 539 мең сум таләп итә. Әти кеше әле дә кызының телефоны өчен кредит түләп баруы ачыклана. Ул шулай ук җирләү белән бәйле чыгымнар өчен дә компенсация сорый, диелә бу хәбәрдә. 

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев