Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесен билгеләячәкләр

20 июнь көнне 16:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясен алуга «Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе» конкурсының финалы узачак.

20 июнь көнне 16:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясен алуга «Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе» конкурсының финалы узачак. 

Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе исемен алу һәм исемле стипендиягә ия булу хокукы өчен предприятиеләрнең яшь лидерлары: «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводы, «Чаллы-Бройлеры» ҖЧҖ, «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», Чаллы ТЭЦы, «ЦТУСМ» учреждениесе, Түбән Кама ГЭС, Чаллы җылылык челтәрләре, "Сугыш ветераннары өчен госпиталь" дәвалау учреждениесе, «Ремдизель» АҖ вәкилләре көрәшәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү 29 июньдә Яшьләр көнендә узачак.

Тулырак мәгълүматны 57-08-70 телефоны аша алырга мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/36946

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев