Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өйдә бикләп калдырылган икенче сыйныф укучысы балконнан сикергән

Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Табиблар, малайны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.

Чаллыда өйдә бикләп калдырылган икенче сыйныф укучысы икенче кат балконыннан сикергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Гадәттән тыш хәл кичә Автокаланың 52нче комплексында булган. Мәктәп укучысы дәресләрдән соң әбисе янына килгән. Әбисе оныгына дәрес әзерләргә кушкан һәм малайны ялгызын бикләп калдырып, эшкә киткән. Бала, үзенә генә ямансу яки куркыныч булу сәбәпле, балкон аша урамга «чыгарга» уйлаган.
Кичен малай әнисенә биле һәм аягы авыртуга зарланган. Ашыгыч ярдәм чакыртып, баланы хастаханәгә озатканнар. Табиблар, малайны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176814/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев