Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәйге традицион ишегалды бәйрәмнәре уза

18/10 йорты каршында ачылган яңа балалар мәйданчыгында ишегалды бәйрәме оештырылды.

Чарада мәртәбәле кунаклар: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы  Искәндәр Галимов катнашты. Комплекста яшәүчеләр өчен “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары һәм җырчылары, "Ретро" бию ансамбле һәм башкалар катнашында бәйрәм программасы узды. Тамашачылар үзләрен төрле остаханәләр, спорт ярышларында сынадылар.Моннан тыш, чарада Пенсия фондының мобиль офисы эшләде. Әлеге хезмәт ярдәмендә чаллылылар пенсия мәсьәләсе белән бәйле сорауларга җавап ала алды.Яңа уку елы башланыр алдыннан  оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов күпбалалы гаиләләрне мәктәп әсбаплары белән бүләкләде.

"Надежда-18" ТИҮ рәисе Светлана Гурлева тарафыннан “Йорт каршында иң яхшы чәчәк түтәле” бәйгесендә катнашкан комплексның актив гражданнарына, шулай ук йорт яны территориясен яхшырту эшләрендә катнашкан Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/news/33185

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X