Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөк машиналарын йөртүчеләр арасында ярышлар уза

25 августта шәһәрдә магистраль автопоездлар йөртүчеләрнең Мэр Кубогына XI һөнәри конкурслары үтә.

 Программада: магистраль автомобильләрне фигуралы йөртү, автомобиль транспорты күргәзмәсе, хәйрия акциясе, балалар бәйрәме, тамашачылар арасында IVECO автомобильләрен канат белән тарту конкурсы һәм башкалар. Чара 10:00сәгатьтә башлана.
Шуның алдыннан, 24 август көнне, конкурс кысаларында «КАМАЗ-мастер» командасы белән берлектә шәһәр буйлап автомобиль техникасының йөреше узачак.
Әлеге конкурс үткәрелү сәбәпле, 25 августта, 9:00дан 16:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлешкә юл хәрәкәте чикләнә. Күрсәтелгән вакыт аралыгында: Чулман проспектына таба юл участогыннан Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешенә кадәр юл ябык булачак.

Машина йөртүчеләрдән хәрәкәт иткәндә әлеге фактны истә тотулары сорала.

 

 

http://nabchelny.ru/news/33430

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев