Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Үзәк район хакимияте башлыгы вазыйфасына бәйге игълан ителде

Кандидатлардан документларны 6 июньгә кадәр кабул итчәчәкләр.

Чаллы шәһәре Башкарма комитеты шәһәрнең Үзәк районы башлыгы вазыйфасына конкурс игълан итте. Бу урынны биләячәк кеше югары белемле булырга, муниципаль хезмәттә ким дигәндә 2 ел эш стажына яки белгечлеге буенча 4 ел эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Кандидатлардан документларны 6 июньгә кадәр кабул итчәчәкләр. Конкурс 9 июньдә үтәчәк. Тиешле документлар белән хакимиятнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Булачак җитәкченең вазыйфаи бурычлары 31 пункттан тора. Район белән җитәкчелек итү, халыкны шәхси сораулары буенча кабул итү, иҗтимагый-эшлекле вакыйгаларга анализ ясау, Башкарма комитеты җитәкчесенә тәкъдимнәр кертү – әнә шуларның берничәсе.

Әлегә Үзәк районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча Алексей Тарабукин башкара. Ул 2012 елдан район белән идарә иткән Искәндәр Галимовның урынбасары иде.

Исегезгә төшерәбез, Искәндәр Нургалләм улының 17 апрельдә Камчаткада Авачин марафоны вакытында гомере өзелде. Аңа 61 яшь иде. 

Фото: s.tnv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы