Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы балалар бакчасының татар төркеме ябылу алдында

Чаллының 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасындагы татар төркеме ябылу алдында.

Балаларны башка төркемгә кушып куярга, татар теле дәресләрен бөтенләй бетерергә телиләр. Милләт җанлы әти-әниләр бу хәлгә битараф кала алмаган. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллаганнар.
«Чаллы шәһәренең 56 санлы “Чишмәкәй” балалар бакчасында 2нче татар төркеме таркатылачагы турында безгә – ата-аналарга хәбәр җиткерелде. Укыту-тәрбия елы уртасында әлеге оятсыз гамәлне хакимияттән төшкән күрсәтмә буенча башкарырга җыеналар икән. Без балаларыбызны үз теләгебез белән татар төркеменә татарча тәрбия-белем алсыннар дип бирдек. Баланың ана телендә тәрбия алу хокукы тумыштан бирелгән һәм без аларның мәнфәгатен кайгыртучы буларак, татар төркемен таратуга каршылык белдерәбез», — диелә хатта.

Бүгенге көндә төркемгә унтугыз бала йөри, ата-аналарның барысы да үз имзаларын куйган. «Татар-информ»га билгеле булганча, төркем таратылачагы турында хәбәр ата-аналарга телдән җиткерелгән. Алар бакча мөдиренә мөрәҗәгать иткәч, төркемне яптырмас өчен тырышачакларын вәгъдә иткәннәр. Әмма ата-аналар тынычланмаган, «уйларында булгач, эшләячәкләр инде» дип Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев