Чаллыдагы тагын бер компания кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы тагын бер компания кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган

Чаллыда теркәлгән Massmining компаниясендә финанс пирамидасы билгеләре ачыкланган, диелә Россия Үзәк банкы хәбәрендә.

Чаллыдагы Massmining компаниясе кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган.
Россия Үзәк банкы сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, Чаллыда теркәлгән Massmining компаниясендә финанс пирамидасы билгеләре бар.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы раслаганча, Massmining оешмасына кертемчеләрдән гаризалар килә башлаган. Алар буенча тикшерү бара, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кертемчеләр

Нет комментариев