Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы яңа балалар бакчалары белән таныштыру дәвам итә: «АБВГДейка»

Тиздән 220 яшь чаллылы өчен 122 нче «АБВГДейка» балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачачак. Бу 14 микрорайонда яшәүчеләр өчен күптән көтелгән мәктәпкәчә учреждение.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе, ачылыр алдыннан, әлеге балалар бакчасы белән танышты. Экскурсовод ролендә яңа мөдир Ландыш Минһаҗевадан тыш, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Елена Одинцова да булды.
"Бакча төзү урынын сайлаганчы, мәгариф идарәсе чиратта торучы балалар санын, әйләнә-тирә балалар бакчаларына күпме бала йөрүен анализлый һәм бары тик аналитик эштән соң гына карар кабул ителә", - дип аңлатты Елена Одинцова.
Балалар бакчасы узган елның ноябрь аенда төзелә башлаган, 2019 елның августына бина файдалануга әзер. Генераль подрядчы – Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендә "Твой дом" төзелеш компаниясе. 220 урынның 120се ясле төркемнәренә исәпләнгән. Алар барысы да гадәттәгечә бакчаның беренче катында урнашкан, анда идәннәр җылытылырлык итеп җәелгән.
Балаларның иминлеген 29 тышкы һәм эчке видеокамера күзәтеп торачак. Вахтерның иркен бүлмәсендә хәвеф сигнализациясе төймәсе урнаштырылган.
Беренче каттан һәр төркемнең үз ишеге бар һәм домофон белән җиһазландырылган, кем шалтыратуын, кем килүен күзәтергә мөмкин”, - ди "АБВГДейка" бакчасы мөдире Ландыш Минһаҗева.
Спорт белән шөгыльләнү өчен заманча заллар инде тәрбияләнүчеләрне көтә.
Уенчыклар һәм җиһазлар балаларның яшен исәпкә алып сатып алынган: әйтик, иң кечкенәләр өчен эре элементлы конструкторлар кайтартылган. Өлкән төркемнәрдә алфавит һәм хисапны өйрәнүгә басым ясала.
Йокы бүлмәләрендә бактерияләрне юк итүче лампа урнаштырылган, ул ультрашәмәхә лампаларны алмаштыра.
Бакча территориясендә балаларга 12 түбәле әвеслек ясап куелган. Һәр төркемнең үз тематикасы: транспорт, хайваннар, автомобильләр сурәтләнгән үз мәйданчыгы бар. Тәрбиячеләр төркемнәрнең исемнәрен әлеге мәйданчыкларның исемнәренә бәйләп атауны планлаштыралар.
Төзүчеләр якындагы территорияне төзекләндерү турында да онытмадылар. Учреждение территориясендә 80ләп парковка урыны булдырылган. Алардан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре генә түгел, якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә файдалана алачак.
Быел Чаллыда алты яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Объектлар төзелеше «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Финанслау Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан.
"АБВГДейка" балалар бакчасы коллективы яшь чаллылыларны кабул итәргә әзер

 

http://nabchelny.ru/news/37656

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X