Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы иң зур мәктәп цифрлаштыру елы төсендә

Чаллыда төзелүче иң зур мәктәптә эчке төзекләндерү эшләре бара. Аның дизайнында зәңгәр, кызыл-сары, сары, графит һәм беж төсләре өстенлек алачак.

Чаллыда беренче 1501 бала сыйдырышлы иң зур мәктәп төзелә. 69нчы комплекста урнашкан әлеге мәктәп 29 300 квадрат метрны били. Хәзерге вакытта мәктәптә эчке төзекләндерү эшләре бара. Мәктәп дизайнында зәңгәр, кызыл-сары, сары, графит һәм беж төсләре өстенлек ала.

“Быел Татарстан республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Аның эмблемасыннан әлеге кызыл-сары, сары төсләрне алырга булдык. Сары әле зәңгәр төс белән дә яхшы бәйләнеш ясый. Әйтергә кирәк, биш ай төзегән дизайн проектын бер ай элек киредән ясарга туры килде. Мәктәпнең саны да 62 түгел 100 булыр дип күзаллаган идек. Әмма хәзерге дизайн да урынлы дип саныйм,”-диде мәктәпнең дизайнеры Елена Сафиуллина. Бу аның карьерасында 8нче мәктәп проекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев