Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Эльвира Абдуллина: «Түбә тишек! Безне су баса» – ВИДЕО

Яңа шәһәрнең 16/15 йорты 1нче подъездында яшәүче Эльвира Абдуллина борчулы мөрәҗәгать белән чыкты. Баксаң, алар яши торган йортны түбәсе тишек булып, бөтен яңгыр суы фатирларына кергән.

– ЖЭКка инде икенче көн шалтыратам. Безнең йорт «Ремжилстрой» идарә итү компаниясенә керә. Зыян күргәннәр буенча махсус акт төзедек. Ә түбәне кайчан ремонтлый башларлар – анысы әлегә билгесез. Безгә мастер чакырырга, түшәмдәге суны агызырга, обойларны алмаштырырга куштылыар. Имештер чекларны ЖЭКка илтеп бирергә. Нинди ремонт турында сүз бара? Йорт түбәсе тишек бит! Су агып тора! Без ирем белән группада, инвалидлар. Нишләргә соң бу очракта? – дип борчулы хат юллаган Эльвира ханым социаль челтәрләрдә. 

Без «Ремжилстрой» идарә итү компаниясенә чыктык. 

– Хәзерге көндә 16/15 йортының 5 блогында да (16/01, 16/02, 16/11, 16/15, 16/18) капиталь ремонт эшләре бара. Монда тулаем түбә алмаштырыла. 16/01 йортында бу ремонт инде төгәлләнде. Төзүчеләр 16/15 йортына күчте. Ике көннән артык яңгыр яуды. Шуның нәтиҗәсендә бер фатирны су басты. Без әлеге гаиләдә булдык, акт төзелде. Идарә итү компаниясе бөтен чыгымнарны да каплаячак. Үз чиратыбызда исә, түбә белән бәйле ремонт эшләрен тиз арада төгәлләргә планлаштырабыз, – дип җавап бирде безгә «Ремжилстрой»ның баш инженеры Динә Юданова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев