Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан WorldSkills 2019 катнашучысы: Чемпионатка 3,5 ел әзерләндем

Станистлав Джуманязов дөнья чемпионатында “Инженер дизайны CAD” компетенциясендә ярышларын төгәлләде.

Яр Чаллы студенты Станислав Джуманязов WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу өчен дүрт ел чамасы әзерләнгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.
“Лидерлар рәтендә булырмын дип ышанам һәм өметләнәм. Әлбәттә, алтын медаль аласы килә. Башкарып чыктым дип уйлыйм. Мин моңа 3,5 ел әзерләндем һәм ябылу тантанасында барысы да артта калачак”, - диде дөнья чемпионаты катнашучысы.
Станислав хәзер беренче чиратта туйганчы йоклыйсы килүен һәм якыннары янәшәсендә булырга теләвен әйтте. Аңа көч бирү өчен әнисе һәм әбисе килгән.
“Хәзер шатлык һәм җиңеллек хисе кичерәм, чөнки бик нык дулкынланган идем. Ябылу тантанасын көтәбез. Һәм җиңү безнең кулдадыр дип өметләнәбез”, - диде ярышлар беткәннән соң Станиславның әнисе Лариса Карасева.
31 илдән килгән катнашучы дүрт көн дәвамында “Инженер дизайны CAD” компетенциясендә компьютерларда өчүлчәмле әзер детальләр эшләде.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/27/192328/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев