Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга эш визиты белән Кытай Халык Республикасыннан рәсми делегация килде

Чаллыга эш визиты белән Кытай Халык Республикасыннан рәсми делегация килде.

Чаллыга эш визиты белән Кытай Халык Республикасыннан рәсми делегация килде. Аны Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде, Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары регионнары губернаторлары, шулай ук чит ил эшләре министрлыгы  һәм Кытай коммерция министрлыгы җитәкчеләре озата йөрде. Делегация Татарстан Республикасына инвестицион климат белән танышу өчен килде.

"Бигеш" аэропортында кунакларны Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Рәсми делегация «КАМАЗ» ААҖ заводларында, шулай ук Haier компаниясенең суыткычлар җитештерү заводында булды.

Суыткычлар җитештерү заводы – Haier Кытай компаниясенең беренче инвестицион проекты. Өч ел эчендә җитештерүдә 500 меңнән артык суыткыч эшләп чыгарылган һәм 800 эш урыны булдырылган.

 

http://nabchelny.ru/news/36500

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев