Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автобусларында уңайлыклар арта

2017 ел ахырына кадәр күп сыйдырышлы 190 автобус видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылачак. «Электротранспорт» муниципаль унитар предприятиесенә бу эш 3 миллион сумга төшәчәк. Компания халыкның транспортта куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле җиһазларны кайтарту өчен килешү төзегән инде.

Шулай ук ноябрьдә җәмәгать транспортына банк карталары белән түләү мөмкинлеге бирүче махсус терминаллар урнаштыру да башланган. Әлегә бу яңалык тест үтә. Шәһәр транспортының №27 маршрутында берничә автобуста терминаллар куелган инде. Киләчәктә бу система барлык маршрутларда да эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев