Чаллы балалар хастәханәсенә спорт кирәк-яраклары кайтарталар
Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондыннан спорт кирәк-яраклары өчен 567 мең сум акча бүленгән. Әлеге суммага Чаллының 2 нче балалар хастәханәсенә йөгерү юллары, велотренажер һәм степ-платформалар кайтартачаклар.
Әлеге хастәханәдә дәваланучы балаларның сәламәтлеген яхшырту өчен кирәк булган спорт инвертарьләре моның белән чикләнми. Исемлектә әлеге тагын 27 инвентарь бар. Алар барысы да агымдагы елның 31 нче декабренә кадәр кайтартылырга тиеш. Тәэмин итүчене сайлау аукционы 8 нче сентябрьгә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев