Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балыкчысы сазлыкка төшеп киткән

Кичә, 24 августта, 20:10 минутта 112 бердәм телефон номерына чаллы балыкчысыннан борчулы хәбәр килеп ирешә. Баксаң, ул Мәләкәс елгасы буенда кармак салганда, үзе дә абайламый, сазлыкка төшеп китә. Шәһәрдәшебез аннан үз көче белән генә чыга алмый. Бәхеткә үзе белән телефоны була.

Ул коткаручыларның номерын җыеп, бәлагә тарыган урынын төгәл аңлатып бирә. Вакыйга урынына тиз арада МСЧ хезмәткәрләре килә һәм билдән сазлыкка баткан балыкчыны тартып чыгара, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.

"Без кешеләргә таныш булмаган урыннарда сак булырга киңәш итәбез. Су һәм яр буйларында ялгызың гына йөрмәү хәерле. Үзең белән һәрвакыт элемтә чарасы йөртү дә зарур", - ди 6 нчы зональ һәм эзләү отряды башлыгы Фәнис Хаттапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев