Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы башкарма комитеты хезмәткәре ришвәт алуын таныган

Чаллы, 21 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торакны үстерү идарәсе хезмәткәре Дмитрий Дмитриевның җинаять эшендә яңа очрак турында билгеле булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының Чаллы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Искәртеп үтик, Дмитриев үз кабинетында 200...

Чаллы, 21 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллының Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торакны үстерү идарәсе хезмәткәре Дмитрий Дмитриевның җинаять эшендә яңа очрак турында билгеле булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының Чаллы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Искәртеп үтик, Дмитриев үз кабинетында 200 мең сум алганда тоткарланган. Бизнесмен Төзелеш индустриясе базасы территориясендә склад төзелешенә рөхсәтне озайтуда булышкан өчен ришвәт биргән. Дмитриев эшендә тагын бер очрак билгеле булган. "Бер ел элек шул максатка ирешү өчен эшмәкәрнең 50 мең сум бирүе турында сүз бара. Дмитриев ике очракта да үз гаебен таныган. Элек ул җинаятьтә катнашы булуын кире каккан иде. Тикшерүче үтенече буенча Дмитриев тикшерү изоляторыннан өй арестына күчә. Җитәкчегә гаепләү белдерелгән", - диде Илдар Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев