Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бистәләрендә – бәйрәмнәр

Кызыл Чаллы бистәсендә беренче тапкыр бәйрәм булды. Биредә күптән түгел генә территориаль иҗтимагый совет барлыкка килде. Әлеге бәйрәм совет җитәкчесе Татьяна Анисимова тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды.

Кызыл Чаллы бистәсендә 194 йортта барлыгы 560 кеше яши. Биредә 13 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм әлеге дәһшәтле сугышта катнашучыларга хөрмәт зур.

Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда бистә күзгә күренеп төзекләнде, матурайды. Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты коллективы ярдәме белән күптән түгел 120 метрлы җәяүлеләр юлы ясалды. "Элек машина юлыннан йөри идек. Аллага шөкер, хәзер курыкмыйча, үз юлыбыздан барабыз. Катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичевка рәхмәт, ул бистә халкын борчыган мәсьәләләрне чишәргә һәрвакыт булыша", - ди хезмәт ветераны Сания Габбасова.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, Комсомол районы башлыгы урынбасары Рафик Вафин, "Челныстройремонт" акционерлык җәмгыяте генераль директоры, биредә яшәүче Валерий Канаев бистә халкын бәйрәм белән котлады. Алар барысы да Кызыл Чаллыдагы тормышны яхшыруга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Яңа шәһәрнең 50нче бистәсендә яшәүчеләрнең ишек алды бәйрәменә шәһәр җитәкчеләре белән бергә Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да килде. Автозавод районының әлеге микрорайонында "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә эшләүчеләр күпчелекне тәшкил итә.

"Соңгы елларда күпләрне камазлылыларның эш урыны сакланырмы? Кыскартулар булмасмы? Балаларны ашатырга, киендерергә акча булырмы дигән сораулар борчый. Әмма камазлылар булдыралар. Икътисадый кыен шартларда алар базардагы өлешләрен арттырып, 60%лы чикне уздылар", - диде Әлфия Когогина.

Җитештерүдә тотрыклылыкка ирешүдә шәһәр һәм республика җитәкчеләренең дә роле зур булды. Товар җитештерүчеләр файдасына махсус программалар кабул ителде, кануннарга үзгәрешләр кертелде. Шәһәрдә кризиска каршы штаб уңышлы эшли.

"Җитәкчеләр белән мондый очрашуларны даими үткәрергә кирәк. Мин 46нчы бистәдәге очрашуда ишек алдыбызны матурлау турындагы фикерләремне Автозавод районы хакимияте вәкиленә җиткергән идем. Нәтиҗәсе булды. Безнең 46/13 йорты ишек алдын хәзер матур чәчәкләр, әкият геройлары бизи", - ди Әлфия Гайнуллина.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев