Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы чиста булырга тиеш!

Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә язгы яшелләндерү, төзекләндерү айлыгы барышы тикшерелде. Шәһәребездә язгы санитар чистарту, төзекләндерү вакыты тәмамлану алдында. Инде кайбер нәтиҗәләр дә ясап була. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов әйтүенчә, ике айлык барышында 2518 га җир чистартылган, каты көнкүреш калдыклары полигонына 16 085 куб. м чүп чыгарылган,...

Моннан тыш, 12 мең агач һәм 113 мең куак матур итеп киселгән, 67 мең кв. м чәчәкләр утыртылган. Әлеге мөһим чарада 1540 оешмадан 85 мең кеше катнашкан. 22 апрель көнне үткәрелгән өмәдә 26 меңнән артык кеше шәһәребезне чистарту, матурлауда катнашкан. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте, "Форд Соллерс Холдинг", "ПРОФИТ", "Горкоммунхоз" предприятиеләре, мәктәпләр бу эшкә үзләреннән аеруча зур өлеш керткәннәр.

Урман утырту көнендә 6 711 агач һәм куак утыртылган. Ә ике айлык барышында исә Чаллыда агачлар саны 10 меңгә арткан.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бу эшнең мөһимлеген ассызыклап: "Чаллының мәйданы 171 мең гектардан артык, һәр предприятие үз мәйданын тәртиптә тотмаса, шәһәрдә тәртип булмый. Калабыз чиста һәм матур булырга тиеш", - диде. Ул "Евростиль" компаниясен мисалга китереп, биредә һәр җирдә чисталык һәм тәртип булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев