Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете "Лучше всех" та

Чаллы егете Ранил Заһриев 1каналда баручы "Лучше всех" тапшыруында катнашты.Ул аның алып баручысы Максим Галкин белән генә аралашып калмады, ә бар дөньяга үзенең талантын күрсәтте. Ранилга 7 яшь кенә булуына карамастан, ул "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Нәтиҗә буларак, ул әлеге тапшыруда үзен батутта сикерүче иң оста егет...

Чаллы егете Ранил Заһриев 1каналда баручы "Лучше всех" тапшыруында катнашты.Ул аның алып баручысы Максим Галкин белән генә аралашып калмады, ә бар дөньяга үзенең талантын күрсәтте.

Ранилга 7 яшь кенә булуына карамастан, ул "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Нәтиҗә буларак, ул әлеге тапшыруда үзен батутта сикерүче иң оста егет буларак танытты. Үзенең сәләтен ул "Лучше всех" тапшыруы сәхнәсендә дә күрсәтте.
Өстәвенә Ранилның зур хыялы тормышка ашкан: ул батутта сикерү бунча беренче олимпия чемпионы Александр Москаленко белән танышкан. Москаленко егетне мактап кына калмады, ә "Лучше всех" медале белән дә бүләкләде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Ранил үскәч ут сүдерүче һөнәрен үзләштерергә һәм айга менеп инопланетяннар белән танышырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев