Чаллы элеваторының куәте арта
Бу көннәрдә Яр Чаллы элеваторында сәгатенә 100 тонна бөртек киптерүгә көйләнгән 20 мең тонна сыешлы ашлык киптерү комплексын төзүгә керештеләр. Әлеге корылма предприятиенең җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Дистә еллар дәвамында Татарстандагы иң эре катнаш азык җитештерүчеләрдән саналган данлыклы предприятие өчен бу - бик зур алгарыш, әлбәттә. Компаниянең бүгенге...
Бу көннәрдә Яр Чаллы элеваторында сәгатенә 100 тонна бөртек киптерүгә көйләнгән 20 мең тонна сыешлы ашлык киптерү комплексын төзүгә керештеләр. Әлеге корылма предприятиенең җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Дистә еллар дәвамында Татарстандагы иң эре катнаш азык җитештерүчеләрдән саналган данлыклы предприятие өчен бу - бик зур алгарыш, әлбәттә.
Компаниянең бүгенге куәтенә килгәндә, элеватор составындагы заводлар тәүлегенә 2700 тонна ашлык чистарту һәм киптерүгә көйләнгән. Барлык саклагычларда берьюлы 105,5 мең тонна ашлык саклап була. Яңа ашлык киптерү комплексын төзүгә 355 млн сум инвестиция бүленде. Комплекс эшли башлауга, элеваторга ашлык кабул итүнең уртача еллык күләме 290 мең тоннадан 320 мең тоннага кадәр җитәчәк, дип фаразлый белгечләр.
- Ашлык киптерү комплексын төзү предприятиене модернизацияләүгә юнәлтелгән 10 еллык проектның (2007-2017) йомгаклау этабы булачак. Планга сыешып барабыз. Узган елда гына элеваторны төзекләндерүгә 26,5 млн сум инвестиция сарыф ителде, - ди "Яр Чаллы элеваторы" ААҖ генераль директоры Исхак Шәйхетдинов. - Сәгатенә 4 тонна пар эшләп чыгаручы блоклы пар казаннары бинасын һәм үсемлек мае җитештерелә торган бетон мәйданчыкны яңартып төзедек. Шулай ук икенче катнаш азык заводында кислоталарны дозалап бүлү буенча заманча линия урнаштырылды һәм беренче заводның идарә итү һәм автоматлаштыру системасы камилләштерелде. Соңгы 5 ел эчендә генә элеваторны реконструкцияләүгә һәм техник яктан җиһазлауга 1,8 млрд сумнан артык инвестиция сарыф ителде.
Илдәге икътисадый кризиска карамастан, Яр Чаллы элеваторы коллективы үзенең эшчәнлеген тотрыклы алып бара. Эшчеләренә дә хезмәт хакын вакытында түли. Күрсәткечләре дә өметле. Элеватор структурасына кергән заводларның 2015 елдагы җитештерү куәте 361,35 тонна тәшкил итте. Бу - 2014 елгыдан 23,58%ка күбрәк. Ә предприятиенең 2015 елда катнашазык сатудан алган кереме - 6,15 млрд сум, чиста табышы 197,3 млн сум тәшкил итте. Ә бу коры дәлил генә түгел, коллективның иртәгәге көнне планлаштырырлык нигезе бар, дигән сүз.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев