Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре Кемероводагы фаҗигадән соң үзенең туган көнен билгеләп үтмәскә булган

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров Кемероводагы фаҗигадән соң үзенең туган көнен билгеләп үтмәскә булган. Дуслары белән яхтада үтәргә тиешле кичәгә тотарга уйлаган акчаларны ул зыян күрүчеләргә күчерергә карар кылган. "Әле генә Дубайдан кайтттым, кайтуыма Кемерово кайгы-хәсрәтенә чумдым,- дип яза ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.- Якыннарын югалткан кешеләрнең нәрсә кичерүләрен күз алдыма китерүгә,...

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров Кемероводагы фаҗигадән соң үзенең туган көнен билгеләп үтмәскә булган. Дуслары белән яхтада үтәргә тиешле кичәгә тотарга уйлаган акчаларны ул зыян күрүчеләргә күчерергә карар кылган.
"Әле генә Дубайдан кайтттым, кайтуыма Кемерово кайгы-хәсрәтенә чумдым,- дип яза ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.- Якыннарын югалткан кешеләрнең нәрсә кичерүләрен күз алдыма китерүгә, куркыныч булып китә.Үзләренә яшәргә берничә минут кына калуын белгән балаларның әти-әниләре белән хушлашуын күзаллыйм да, минем - зур кешенең - күзләреннән яшь ага. Алай булырга тиеш түгел иде бит инде. Тиеш түгел иде.Кызганычка каршы, хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп тә, беркемне кире кайтарып та булмый. Шулай да, бәхеткә каршы, без сезнең белән берләшеп, аз булса да бу кешеләргә ярдәм итә алабыз. Аларның күбесе тормыштан "төшеп" калды бу хәлдән соң. Кемдер мәңгегә, кемдер айга яки елга. Ләкин аларның һәрберсенең кредитлары, фатир өчен түләүләре бар, көндәлек ашау-эчү дә кирәк.
Бер айдан соң миңа 30 яшь тулачак. Фотода - минем артта Дубайдагы яхта тора. Дусларым белән туган көнемне шунда үткәрергә җыенган идем. Чыгымнар якынча 1 миллион чамасы иде. Мин әле генә шалтыратып, килешүне өздем. Иртәгә үк акчаларны Кемеровога күчерәчәкмен. Соңгы тапкыр туган көнемне биш ел элек үткәргән идем, шуңа күрә бу көнне билгеләп үтмичә узу минем өчен беренче тапкыр гына түгел.
Дуслар, сезнең һәрберегез шулай эшли ала. Кемдер 1000, кемдер 10 мең сум күчерә ала- монысы мөһим түгел. Иң мөһиме- без бергә булганда көчле: апрель аенда кальяннан яки ресторанга барудан тыелып тора алабыз һәм зыян күрүчеләргә нык булыша алабыз.
Әйе, Кемерово - кайдадыр бик еракта кебек. Бездән меңнәрчә километрда. Ләкин без мондый хәлләрдә бергә булырга тиеш!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев