Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакиме сайлауларда үз тавышын бирде

Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев шәһәрнең 47 комплексында урнашкан №2176 сайлау участогында тавыш бирде. Әйтергә кирәк, биредә сайлаучылар бик актив. Көндезге унбергә инде монда сайлаучыларның дүрттән бере тавыш биреп өлгергән. Көчле кар явуына да карамастан шәһәрдәшләребез участокларга күпләп килә. Наил Гамбәровичка, мисал өчен, бюллетень алырга хәтта чират торырга да туры килде.

"Кәефләр бәйрәмчә. Башкача мөмкин дә түгел. Ил башлыгын сайлау - ул бит зур вакыйга. Бу уңайдан Чаллыда бик күп чаралар да оештырабыз. Шәһәрдәшләребезгә сайлауларда катнашканнары өчен зур рәхмәт " , - дип уй-фикерләре белән уртаклашты шәһәр хакиме.

Наил Мәһдиев белдерүенчә, үзен хөрмәт иткән һәркем иленең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш. Моның өчен исә Чаллыда бар шартлар да тудырылган. Участок сайлау комиссияләре шәһәрдәшләребезне кичке сигезгә кадәр көтеп кала.

фото - http://chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев