Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәләрендә чират бетәчәк

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Чаллыда булып, шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә бара торган капиталь төзекләндерү барышын карады. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова һәм башка җитәкчеләр озатып йөрде. Гадел Юныс улы ГЭС бистәсендәге 2нче хастаханәдә дә булды.

Татарстан Президенты тәкъдиме белән гамәлгә ашырылачак программа буенча республика шифаханәләре төзекләндерелеп кенә калмый, ә алардагы халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә яхшырырга тиеш.

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасында, мәсәлән, чиратлар кыскарырга тиеш диелгән. Терапевтлар авыруларны мөрәҗәгать иткән вакыттан бер тәүлек, ә тар белгечләр 7 көн эчендә кабул итәргә, ә бер авыруны карау вакыты 15 минутка җитәргә тиеш. Бу таләпләр Чаллыда үтәлерме соң? Шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев бу сорауга түбәндәгечә җавап бирде:

- Безнең алга куелган бурыч үтәлер дип уйлыйм. Ул "Дустанә шифаханә" проекты нигезендә гамәлгә ашырылачак. Бу шәһәрнең 6нчы шифаханәсендә тормышка ашырыла башлады инде. Әлеге коллектив тәҗрибәсен башка учреждениеләргә дә таратырга кирәк, чөнки ул чиратларны бетерергә һәм медицина ярдәмен уңайлы итәргә мөмкинлек бирә. Халыкны чиратлар, кабул итүгә язылу, амбулаториядәге уңайсызлыклар борчый. "Дустанә шифаханә" проекты бу кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә. Терапия хезмәте үзгәрәчәк. Терапевтлар, дежур табиблар, күчмә бригадалар арасында функцияләр бүленәчәк. Бу үз чиратында пациентларны кабул итү вакытын арттыра.

Олег Сабаев фикеренчә, яңа система мохтаҗларның барысына да медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, шифаханәләр революциясендә медицина персоналының менталитетын үзгәртү дә мөһим роль уйнаячак.

"Тиздән без медицина хезмәткәрләрен укыта башлыйбыз. Тренинглар табибларның яңа менталитетын формалаштыруга юнәлдереләчәк. Пациентларга ориентлашу - безнең медицинада өстенлекле юнәлеш булырга тиеш,"- диде Олег Вильевич.

Республика бюджетыннан Чаллыдагы барлык шифаханәләр капиталь төзекләндерелергә тиеш. Моның белән беррәттән алар заманча җиһазландырылачак та. Заманча медицина җиһазларында үз һөнәрләрен яхшы белгән, авыруларны хөрмәт иткән белгечләр эшләсә, бәлки халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә яхшырыр. "Өметсез шайтан" ди, яхшыга өметләник. Медицинадагы революция пациентларга мөнәсәбәтне дә яхшыртсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев