Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсенә кыйммәтле аппарат бүләк итәләр

3 август көнне Кама балалар медицина үзәгендә "Мир без слез" дип аталган хәйрия чарасы үтәчәк. Программа кысаларына, дәвалау учреждениесенә 1млн. 500 мең сумлык ясалма сулыш алу аппараты бриеләчәк. Шулай ук, әлеге чарага "Спокойной ночи, малыши!" кечкенәләр өчен тапшыру алып баручылары һәм курчакларны тавышландыручылар булачак.

Акциядә,"КАМАЗ-мастер" командасы пилоты Дмитрий Сотников та катнашачак. Әлеге чараның 1 нче өлешендә "Спокойной ночи, малыши!" тапшыруы геройлары чыгыш ясаячак. Ә чараның 2 нче өлеше пресс-конференциягә нигезләнгән.

"Мир без слез" хәйрия программасы 2003 елдан, ВТБ банк тарафыннан барлыкка килгән. Ул Россия балалар хастаханәсенә ярдәм күрсәтү өчен эшләнелгән. Монда теләге булган барлык дәвалау учреждениеләре дә катнаша ала. Моның өчен бары тик гариза гына бирергә кирәк. Һәр дәвалау учреждениесе үзенә нинди дарулар, җиһазлар һәм материаллар кирәк икәнен үзе сайлый.

Әлеге проект, гамәлгә ашырылганнан бирле, 50 регионның 100дән артык балалар хастаханәсенә ярдәм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев