Чаллы хокук сакчылары Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә
Яр Чаллыда Яңа ел чаралары эстафетасы башланып китте. Быел шәһәребездә беренче булып үз утларын 10 декабрь көнне Комсомол районының Сидоровкский паркындагы чыршы яндырды. Тантаналы чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, район башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутаты, "Профит" компаниясенең генераль директоры Марсель Мингалимов катнаштылар.
15 ендә Җиңү паркында, 16 декабрьдә - Боровецкий бульварында да чыршы утлары кабыначак. Гомумән, шәһәребездә барлыгы алты чыршы шәһәрчеге булачак. Әлеге уңайдан урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне кайгырту, шулай ук террорчылыкны һәм экстримистик акцияләрне кисәтү, төрле хокук бозуларны һәм башка гамәлләрне булдырмау максаты белән, полиция хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлыкны саклау буенча комплексы чаралар үткәрелә. Алар белән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Яр Чаллы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция идарәсе башлыгы Надир Закиров танышытырп китте.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр халкы һәм килгән кунакларының иминлеге, аеруча, игътибар үзәгендә булачак. Чыршы мәйданчыгы әйләндереп алынып, анда контроль-тикшерү пунктлары урнаштырылачак. Бәйрәм чаралары үтәсе барлык объектлар да һәм алар янындагы территорияләр кинологлар тарафыннан даими тикшереләчәк. Мәйданчыклардагы конструкцияләр дә игътибар үзәгендә. Алар куркынычсызлык таләпләре нормаларына туры килергә тиеш.
- Бәйрәмнәргә без өстәмә оператив резерв көчләр дә тупладык. Кискен хәл туган вакытта алар тиз арада ярдәмгә килә алачаклар. Юллардагы иминлекне саклау да тәэмин ителә: һәр чыршы мәйданчыклары яннарында өстәмәдә ДПС постлары урнаштырылачак. Моннан тыш Эчке эшләр органнары кизү бүлекләренең эффектив эшчәнлеген тәэмин итү буенча да чаралар күрелде. Җинаять эшләрен һәм очракларны оператив хәл итү өчен, дежур частьлар прокурорлар, тикшерүчеләр һәм судьяларның эшләү графиклары белән тәэмин ителеп, оператив-тикшерү төркемнәре дә көчәйтелгән режимда эшлиячәк, - диде Надир Закиров.
Яңа ел бәйрәмнәрендә вандализм очракларын булдырмау өчен, һәйкәлләр, мемориал комплекслар, монументлар һәм башка төрле сугышчан дан объектларын саклау буенча да эшләр башкарыла. Әйтергә кирәк, бәйрәм узасы территорияләрдә алкоголь эчемлекләр сатылмаячак һәм алар белән керү тыелачак.
Кышкы каникуллар һәм гыйнвар ялларында яшүсмерләр катнашында хокук бозу очракларын булдырмау өчен, ата-аналар комитеты катнашында кичке вакытта рейдлар уздырылачак. 21 декабрьдан мәгариф учрежденияләрендә Яңа ел бәйрәмнәре башлана. Анда балаларның иминлеген балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар, участоквыйлар, иҗтимагый оешма әгъзалары кайгыртачак. Корпоратив кичәләрдә дә күңел ачучы шәһәрдәшләребезгә тәртипне саклау сорала.
Чыршыларны һәм пиротехник эшләнмәләрне рөхсәтсез рәвештә сату буенча рейдлар үткәрү дә планлаштырылган. Анда алар белән законсыз рәвештә сату итеп тотылган кешеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
Яңа ел - иң могҗизалы, көтеп алына торган матур бәйрәмнәрнең берсе. Аны матур һәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез үтүе һәркемнең үзеннән тора. Һәммәбез дә үзебезнең кылган гамәлләребезгә җаваплы булган очракта гына шәһәребездә тынычлык булыр, бәйрәмнәребез дә күңелле үтәр.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев