Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Көн тәртибенең беренче соравы итеп Рамазан ае һәм Ураза гаете нәтиҗәләре каралды. Имамнарның һәрберсе бу сорау буенча хәбәр ясады. Имамнар хәбәр иткәнчә, Рамазан ае шәһәр мәчетләрендә зур активлык белән үтте, тәрәвих намазлары 20 рәкәгать укылды, барлык мәчетләрдә дә Коръән чыгылды. Фитыр садакалары мохтаҗларга, сукырлар...

Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Көн тәртибенең беренче соравы итеп Рамазан ае һәм Ураза гаете нәтиҗәләре каралды. Имамнарның һәрберсе бу сорау буенча хәбәр ясады. Имамнар хәбәр иткәнчә, Рамазан ае шәһәр мәчетләрендә зур активлык белән үтте, тәрәвих намазлары 20 рәкәгать укылды, барлык мәчетләрдә дә Коръән чыгылды. Фитыр садакалары мохтаҗларга, сукырлар җәмгыятенә, "Ак мәчет" мәдрәсәсенә тапшырылды. Фитыр садакасының бер өлеше мохтаҗларга "Ихсан" фонды аша таратылды. Болай эшләгәндә фитыр алучыларның шәһәр буенча исәбе алып барыла, мәчет саен садака җыеп йөрүчеләргә юл калмый. Киләчәктә фитырның төп өлешен шушы фонд аша тарату фикере хупланды.

Җыелышта шулай ук Корбан гаетенә әзерлек, балаларның көндезге лагерьларын оештыру буенча да фикер алышынды. Шәһәрдәге корбан чалу мәйданчыгын киңәйтү һәм төзекләндерү өчен 15 июльдә мөселманнарның шәһәркүләм өмәсен оештырырга карар ителде.

Җыелышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды, имам-мөхтәсиб урынбасары, бүлек мөдирләре, Аксакаллар шурасы рәисе вазыйфаларына җаваплылар билгеләнде.

Рәсемнәрдә: җыелыш бара; Әлфәс хәзрәт "Туфан" мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллинны 60 яшь тулуы белән котлый.

Әлфәс хәзрәт “Туфан” мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллинны 60 яшь тулуы белән котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев