Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кибетләрендә иске товарга яңа бәя күрсәткечләре ябыштыралар

Кибетләрдә сатучылар, сатып алучылар игътибар итмәс дип, иске товарга яңа дата белән бәя күрсәткечләре ябыштыралар икән. Чаллыда күп кенә сатып алучылардан мондый зар-моң ишетергә туры килә. Тагын шундый бер факт турында шәһәрдәшебез сөйләде дип яза "Челнинские известия" газетасы. "Иртә белән без печенье сатып алдык. Бу вакытта киштәдә шундый 5-6 пакет...

Кибетләрдә сатучылар, сатып алучылар игътибар итмәс дип, иске товарга яңа дата белән бәя күрсәткечләре ябыштыралар икән.
Чаллыда күп кенә сатып алучылардан мондый зар-моң ишетергә туры килә. Тагын шундый бер факт турында шәһәрдәшебез сөйләде дип яза "Челнинские известия" газетасы.
"Иртә белән без печенье сатып алдык. Бу вакытта киштәдә шундый 5-6 пакет бар иде әле. Печень бик ошаганга күрә, кире кибеткә киттек. Киштәдә шул ук каплар, ләкин даталары гына үзгәргән. Якынрак килеп карасак, бер-берсе өстенә 3 этикетка ябыштырылган, иң өстәгесендә бүгенге дата булса, калганнарына үткән көннәр язылган",- дип яза шәһәрдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев