Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы коткаручылары Түбән Кама районында коега төшкән сыерны коткарганнар.

Вакыйга Балчыклы авылында була: савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп китә. Малкайның ачынып мөгерәвен ишетеп килеп карасалар, сыер артык зур булмаган коега төшеп кысылып калган. Авыл кешеләре сыерны башта аркан , трослар белән тарттырып чыгармакчы булалар. Әммә хайван җан бирер, дип куркып коткаручыларны чакыралар. Алар килеп җиткәнче кое...

Вакыйга Балчыклы авылында була: савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп китә. Малкайның ачынып мөгерәвен ишетеп килеп карасалар, сыер артык зур булмаган коега төшеп кысылып калган. Авыл кешеләре сыерны башта аркан , трослар белән тарттырып чыгармакчы булалар. Әммә хайван җан бирер, дип куркып коткаручыларны чакыралар. Алар килеп җиткәнче кое янына кирәк була калса, дип экскаватор һәм трактор да китереп куялар. Нәтиҗәдә коткару хезмәте белгечләре казып коены киңәйтәләр һәм сыерны җайлап кына яраланмасын өчен уңайлы баулар белән "әсирлектән" коткаралар. Йончыган мал бер ничә сәгатьтән хәлгә килә, ашый башлый, су эчә. Хәзер сыер бәясе якынча 50-60 мең чамасы тора, диләр коткаручылар. Сыер хуҗалары рәхмәт әйтеп туялмыйлар. Тик коены гына ремонтларга кирәк, чөнки авыл халкының күпчелеге суны шуннан ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев