Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы “Кванториум”ына - 1 ел

Хәзерге заман балалары күпкырлы белемнәре, яшьтән үк шактый гына күнекмәләргә ия булулары белән шаккаттыра. Чыннан да, теле ачылып кына килә торган 2-3 яшьлек сабыйларның әти-әниләренең кесә телефоннарында, планшетларда баскалап шалтыратуларын, фотосурәтләр яки видеоларны карап утыруларны күзәткәннән соң, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Әлеге кызыксынучанлыкны яшьтән үк дөрес юнәлештә үстерсәк, дөньяда яшь галимнәрнең,...

Бәлки, шуңа да илебездә яшь Кулибиннарны "тәрбияләүче" үзәкләргә зур игътибар биреп, аларны төрле регионнарда ача башладылар. 2015 елның 26 декабрендә Яр Чаллыда Россия буйлап өченче, ә Татарстанда беренче булган шундый балалар технопаркы "Кванториум" үз ишекләрен ачып җибәрде.

Әлеге үзәк ИТ-парк бинасында эшләп килә. Анда унбер төрле юнәлеш буенча (технопаркта аларны квантум диләр) белем бирәләр. Алар бүгенге көндә җәмгыять өчен кирәкле һәм киләчәктә актуаль булган фән, һөнәр тармакларын үз эченә алып, балаларга һөнәри күнекмәләрне, белемнәрне үзләштерергә ярдәм итәләр. Мәсәлән, "наноквантум"да егет-кызлар лазерлы технологияләрне өйрәнеп, андый җиһазлар белән эшләргә өйрәнәләр. "Космоквантум"да яшь белгечләр галәм, аны өйрәнергә ярдәм итүче спутниклар һәм очучы аппаратларны модельләштерергә, электротехника, радиотехника, электроника серләренә төшенәләр. "Автоквантум" һәм "Аэроквантум"нарда машиналар һәм очкыч аппаратларны (квадрокоптерларны) проектлау һәм модельләштерү белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш монда җыйган техника модельләре белән балалар төрле ярышларда да катнашалар. "Геоквантум"да укучылар картографиягә һәм җирлекне виртуаль картада күрсәтү осталыгына өйрәнәләр. "Робоквантум"да балалар электроника, мехатроника, программалаштыру өлкәсендә алдынгы технологияләрне, роботларны конструкторлау һәм программалаштыру күнекмәләрен туплыйлар. "3D-модельләштерү"дә - 3D- графика һәм анимация, "ИТ-квантум"да программалаштыру нигезләре белән таныштыралар. "Электроника"да транзистрлар һәм микроконтролерлар ярдәмендә катлаулы җайланмаларны төзүгә өйрәтәләр. "Майнкрафт"та балалар яраткан "Minecraft" компьютер уены аша Java программасын үзләштерәләр. "Нейроквантум"да баш миенең төзелеше, нерв системасы турында мәгълүмат туплап, балалар "уй көче" белән роботлар белән идарә итү серләрен ачыклыйлар. Гомумән, бу юнәлеш киләчәктә җиһазлар белән "уй көче белән" идарә итү өлкәсен үстерергә ярдәм итәр, дип фаразлыйлар. Бәлки, шуңа да ул аеруча да зур кызыксыну уята.

Һәрбер квантум бүлмәсе төрле махсус җайланмалар белән җиһазландырылып, белемнәрне теоретик һәм практик ысул белән тупларга ярдәм итә. Шунысы мөһим: технопаркта уку түләүсез. Анда 5 нче сыйныфлардан алып унберенче сыйныфларда белем алучы укучылар шөгыльләнә. Ел әйләнәсендә балалар технопаркы "Кванториум"да булган үзгәрешләр, казанышлар белән кызыксынып, без Автоном коммерцияле булмаган "Балалар технопаркы "Кванториум" оешмасының фәнни-техник эшчәнлек буенча әйдәп баручы белгече Игорь Фукин белән аралаштык.

-Игорь Анатольевич, "Кванториум"да күпме бала белем ала?

- Бездә төрле белем бирү программалары эшләп килә. Дәвамлы бер еллык курсларда 420 ләп бала белем ала. Моннан тыш "Кванториумда" күпсанлы лекторий, мастер-класслар, квестлар, "Инженер атналыклары", лагерьлар үткәрелә. Аларда 1700 ләп бала булды.

- "Кванториум" ачылып эшли башлавына бер ел тулды. Әлеге вакыт эчендә технопарк нинди үзгәрешләр кичерде?

-Бездә белем бирү программалары артып, өстәмә квантумнар ачылды. Ел башында аларның саны сигез булса, 2016 ел ахырына алар унбергә җитте. Кайбер квантумнарда өстәмә белем бирү юнәлешләре дә барлыкка килде. Мәсәлән, "Космоквантум"да очучы аппаратларның модельләрен ясау. Аның ярдәмендә без киләчәктә ракета моделен стратосферага очыртып, анда аппаратның чын техникага хас булган барлык очыш этапларның үтәлеше рәвешен тикшерергә уйлыйбыз. 2018 елда исә үзебез ясаган спутникны да очыртып карарга планлаштырабыз. Үткәрелә торган лекторийлар санын да арттырачакбыз. Читтән килгән белгечләрне дә чакыртачакбыз. Техник җайланмалар ягыннан да бездә яңарыш бар. "Кванторуим" өчен яңа квадрокоптер һәм "Kuka" дип аталган техник җиһазны сатып алдык. Алар балаларның фәнни-техник эшчәнлегендә зур ярдәм күрсәтер, дип ышанабыз.

-Квантумнарда ничек итеп укыталар. Гомумән, монда эләгү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Иң мөһиме, балада зур теләкнең булуы. Калганы белән "Кванториум" үзе тәэмин итәчәк. Төпле белем алу өчен монда барлык мөмкинлекләр дә бар: заманча җиһазландырылган уңайлы бүлмәләр, материаль-техник база, профессиональ белгеч кадрлары. Мәсәлән, үзем "нейроквантум"да укытам. Мин 17 еллап мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләдем, үз компаниемне дә җитәкләдем. Соңгы эш урынымда Казан инновация университетында мәгълүматлаштыру һәм инновацияләр буенча проректор вазыйфаларын башкардым. Фәннәр кандидаты, доцент. Бүгенге көндә "нейроквантум"да укытып, фәнни-техник эшчәнлек белән дә шөгыльләнәм. Һәм минем кебекләр монда күп.

Балаларны артык зур булмаган төркемнәргә җыябыз. Алар атнасына ике тапкыр, тәнәфесләр белән 45 шәр минутлык ике дәрес тыңлыйлар. Теория һәм практика бергә бара. Шуңа да "Кванториум"да балага сөйләгән җайланманы күрә, аны капшый, эшләтеп алу өчен бар мөмкинлекләр дә каралган. Уку курсын бетергәндә укучылар проект язып яклыйлар. Ул, үзенә күрә диплом эше булып тора, дисәң дә була. Ягъни, әйтик, бала "Роботоквантум"да укыган икән, ул үз роботын ясап, аның турында белешмә язып, нәрсә эшли алганын дәлилләп күрсәтергә тиеш. Проектларны ялгыз гына да, төркемнәргә берләшеп тә якларга була. Уку курсы ахырында балаларның һәрберсенә курсларны бетерү турында сертификат тапшырылачак. "Кванториум"да укыта торган төп белем бирү программалары Татарстан респубикасы һәм "КАМАЗ" ПАОсы тарафыннан финанслана. Шуңа да укулар анда түләүсез. Баланы яздырганда кирәк булган барлык төр документлар пакетын 8 (8552) 409-180 телефон номеры аша белешергә була. Моннан тыш ачык ишекләр көне дә еш үткәрелә.

-Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

- Без барлык техник юнәлештәге балалар үзәкләре белән, Казан Идел буе федераль университеты һәм Казан энергетика университеты белән хезмәттәшлек итәбез. Моннан тыш төрле оешмалар белән дә элемтәләрне урнаштырабыз. Фәнни-техник эшчәнлек белән шөгыльләнергә "КАМАЗ" ПАОсы һәм "ИТ-парк" белгечләре яхшы булыша. Шуңа да, мәсәлән, автогигант заводына кагылышлы берәр төрле проект әзерләгәндә, безне кызыксындырган өлкә белгечләренә турыдан шалтыратып, аңардан профессиональ белешмә алабыз.

-Технопаркның уңышлары, җиңүләре белән дә таныштырсагыз иде...

- 2016 елда бездә белем алучы 10 яшьлек Асман Төхвәтуллин, Илдан Дәүләтшин һәм Дамир Сабиров Көньяк Кореядә ро­бот тех­ни­ка­сы бу­ен­ча ха­лы­ка­ра ярыш­лар­да катнашып, йөк ма­ши­на­ла­ры өчен ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган тех­ник хез­мәт күр­сә­тү стан­ци­я­се про­ек­ты белән алтын медаль алып кайттылар. Моннан тыш оештыручылар яшь га­лим­нәребезнең тәкъдим иткән проект дизайнын да югары бәяләп, малайларга көмеш медаль тапшырдылар. "Ро­бо­су­мо" бу­ен­ча ярыш­лар­да да шәх­си за­чет­та Ас­ман Төх­вә­тул­лин кө­меш ме­даль бе­лән бү­ләк­лән­де. Шулай итеп безнең егетләр бер ярыштан ике көмеш һәм бер алтын медаль белән кайттылар. Әлеге уңышларын бәяләп, аларны Мәскәүдә узган Президент чыршысына да чакырдылар. Гомумән, ел дәверендә "Кванториум"да "тәрбияләнүче" 26 бала Россия һәм халыкара дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашып җиңүләргә иреште. Без алар белән горурланабыз!

-Нинди проектлар өстендә эш алып барыла? Нинди яңалыклар көтелә?

- Бүгенге көндә 22 яңа проект коммерциализация һәм инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча экспертиза үтә. "World Skills Junior" бәйгесенең региональ һәм февраль аенда Казанда узачак республика этапларында катнашуга әзерлекләр бара. Моннан тыш 2017 елда яңа квантум - "тулыландырылган чынбарлык" ачылачак. Аның асылы: 3D-модельләштерү һәм махсус кушымта программасы ярдәмендә чынбарлыкны өстәмә объект белән тулыландыру. Мәсәлән, әлеге технологияне фатирга мебель сайлаганда кулланырга була. Ул программа бүлмәне күрсәтеп, анда төрле объектларны якыннан урнаштырып, аның чынбарлыкта ничек итеп күренәчәген күзалларга ярдәм итә. Перспектив проект булып санала.

-Туган көнегезне ничек үткәрдегез?

-Ел бик эшлекле үтте. Шуңа да туган көндә дә эшләдек. Бу 2017 елда тагы да зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Зур бәйрәмне исә май аенда, балаларның беренче чыгарылышында ясарга планлаштырабыз. Аны мәктәптәге чыгарылыштан алдарак ясап, укучыларыбызны сөендерерлек итеп үткәрергә тырышырбыз.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев