Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы “Ел студенты – 2017” Бөтенроссия премия туры этабында катнаша

Ул Чаллы дәүләт педагогика университетында укучы Анна Барыкина. Барлыгы конкурста Татарстаннан җиде студент катнаша. Бәйге финалы Симферопольдә, В. И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университетында 15-18 ноябрь көннәрендә уза. Чарага бәйгедә катнашучылар белән бергә Татарстан студентлары төбәк буенча хезмәттәшлек лигасы вице-президенты Ксения Рәхимуллина да бара.

"Ел студенты" - ул Россия күләмендәге беренче студентлар премиясе, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия яшьләр берлеге тарафыннан булдырылган. Премия бәйгесе өч этапта уза: төбәк, читтән торып федераль һәм финал бәйгеләре. Финал этапта студентлар эшлекле уенда, үзләрен тәкъдим итүдә һәм һәр номинациядә махсус бәйге биремен эшләүдә көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев