Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы футбол чемпионатының иң яхшы хатын-кыз капкачысы булган

Башкортстанда хатын-кызлар арасында ил төбәкләренең футбол буенча Россия яшьләр беренчелеге тәмамланды. Салават шәһәрендәге турнирның финалында чемпионлык өчен 10 иң яхшы төбәк җыелма командасы көрәште. Бу хакта "Вести КамАЗа" хәбәр итә.

Татарстан иң яхшы дүртлеккә эләккән, әмма ярымфиналда кызлар Мәскәү җыелма командасына оттырган, һәм нәтиҗәдә мәскәүлеләр чемпион калган. Беренчелек нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы дип Чаллы кызы Алена Пономарева танылган.

"Аленаның Россия җыелма командасы белән чыгыш ясау өчен мөмкинлекләре начар түгел, әмма туры мәгънәсендә - үсәргә кирәк, чөнки капкачы булу өчен аның әлегә буе кыскарак, - дип аңлаты бу турнирда Татарстан җыелма командасы баш тренеры Эдуард Назаров. - Хатын-кызлар футболы Чаллыда танылып килә, безгә шөгыльләнергә күбрәк кызлар килә. Хатын-кызлар командасы белән эшләү күпкә катлаулырак, чөнки аларга үзенчәлекле якын килү кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев