Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы триатлон буенча халыкара ярышларда призер булды

Чаллы спортчысы Екатерина Чернышева Сочида узган триатлон буенча халыкара ярышларда призер булды. Чаллы кызы үз яшендәгеләр категориясендә дистанцияне 12 сәгать 16 минут 14 секундта үтте. Шул ук вакытта ул марафондагы иң стабильле йөгереше өчен партнерларның махсус призына лаек булды.

Шулай ук Чаллыдан булган Руслан Ишмөхәмәтов дистанцияне 11 сәгать 51 минуту 30 секундта үтеп, 88нче урынны яулады. Ярышлар "корыч" дистанция буенча (йөзү - 3,86 км, велоузыш - 180 км, йөгерү - 42,195 км) узды. Финишка барлыгы 303 триатлонда катнашучы килде. Ике дистанция 1200 атлетны 15 илдән, шул исәптән Германия, Франция, Бельгия, АКШ, Кипр, Австралия һәм Сингапурдан җыйды. Бөтенесе белән бергә параатлетлар да ярышты.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев