Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы лагерьларе балаларны көтә

Көзге каникуллар 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Балаларның каникул чорында шәһәребезнең 57 мәктәп базасында ял оештарыла. Анда 2 977 бала ял итәр дип көтелә. Мәктәп яны лагерьләрендәге чараларның 70%ы спорт чаралары.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре 270 чара әзерли. Алар арасында Роза Хөсәенова музеена бару, Җиңү юлында музеена сәяхәт кылу, "Син лидер" отрядлар уены, "Мөстәкыйль балалар" программасы бар. Баалларның техник иҗатын попуяларлаштыру максатыннан "Дәрестән соң мәктәп" дип исемләнгән мастер-класслар оештырыла.

Мәктәп яны лагерьларында 7-17 яшьлек 1200 бала ял итәр дип көтелә. Алар төрле сменаларда ялларын файдалы итеп уздырачаклар. Шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Алабуга, Ижау шәһәрләренә сәяхәт тә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев