Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбендә синхрон йөзү буенча спорт сыйныфы ачыла

1 сентябрьдән Казанның - ике һәм Чаллының бер мәктәбендә синхрон йөзү буенча спорт сыйныфлары эшли башлаячак. «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай дип белдерде.

Павлова сүзләренчә, бу - Татарстанда спортның әлеге төрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. «Чаллының 41нче мәктәбендә, Казанның 180нче гимназиясе һәм 181нче мәктәбендә 1 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин катнашында синхрон йөзү буенча спорт сыйныфлары ачылачак. Бу - спортның әлеге төренә карата җаваплы мөнәсәбәт турында сөйли», - дип ассызыклады депутат.

Павлова сыйныфларның сентябрь аенда тупланачагы хакында хәбәр итте. «1 сентябрьдә без әлеге программаның гамәлгә ашырыла башлавы турында игълан итеп, аны Президентка тәкъдим итәчәкбез. Сыйныфлар сентябрь ае дәвамында тупланачак. Бу - конкрет бер класста синхрон йөзүчеләр генә укыячак дигән сүз түгел. Алар шушы мәктәптә белем алачак», - диде Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X