Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиеләре ифтар ашына җыйды

Рамазан аенда Ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен Ифтар ашлары уздыру бик саваплы санала. Моны истә тотып авыз ачтыру мәҗелесләре Чаллыда да даими оештырыла. Теләгән һәркем азык-төлек алып яки билгеле күләмдә акчасын биреп, ифтарга җыя ала.

Әлеге мәҗлесләр Коръән белән башланып, тоткан ураза, укыган намазлар кабул булсын дип, дога кылып тәмалана. "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте оештырган мәҗлес тә әнә шундый рухта үтте. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов җитәкчелегендәге "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте коллективы шәһәрнең социаль-мәдәни тормышын яхшыртуга саллы өлеш кертә. Әлеге предприятиедә эшләүчеләр Мәләкәс буен чистартуда, балалар спорт мәйданчыкларын төзекләндерүдә актив катнаштылар. Компания җитәкчесе Рафаэль Юнысов ифтар ашына килгән кешеләрне, шәһәрдә һәм ГЭС бистәсендә башкарылган кайбер эшләр белән таныштырды. Ул Чаллыда юллар һәм паркларны төзекләндерү буенча саллы хезмәт куелуын билгеләп үтте. Рафаэль Сөләйман улы ураза тоткан милләтәшләребезгә соклануын белдерде. Аларны ифтар һәм якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады.

12нче мәктәптәге ифтар мәҗлесенә 100дән артык кеше килгән иде. "Тәүбә" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт намаз укуның, ураза тотуның кеше өчен мөһимлеге турында сөйләде. Кешеләрне иманлы булып яшәргә чакырды.

Авыз ачканнан соң, дин кардәшләребез бергәләп ахшам намазын укыдылар. Аннары кичә мул итеп әзерләнгән табын өстәлләре артында дәвам итте.

Ифтардан соң, кайбер дин кардәшләребез мәчетләргә Тәравих намазына китте. Рамазан аенда гына укыла торган бу намаз бик соң тәмамланса да, халык күп йөри. Ифтарлар оештырган, ураза тоткан, төнлә намазлар укыган мөселманнарга, Аллаһы Тәгалә теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итсен.

Ифтар мәҗелесе оештырган өчен мөселманнар "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте коллективына рәхмәтле булып өйләренә таралыштылар.

29 июньдә Чаллы шәһәренең "Электротранспорт" җәмгыяте генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Рәшит Бәдгый улы Шәмсетдинов да үз сайлау округында ифтар мәҗлесен уздырды. Авыз ачу кичәсе 33 нче мәктәптә үтте. Анда барлыгы 60 кеше катнашты. Мәҗлес Коръән укудан башланды. Аның барышында Рамазан аеның соңгы ун көне фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде, җәмәгать илә ахшам намазы укылды. Мәҗлестә катнашучылар ошбу саваплы гамәле өчен Рәшит Бәдгый улына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев