Чаллы-Сарман юлы ябыла
Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә. Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, "Чаллы -Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Машина йөртүчеләргә урап узу өчен, "Чаллы-Борды" һәм "Чаллы-Сарман-Борды" автомобиль юллары тәкъдим ителә. Вакытлы юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев