Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәрендәге “Жемчужина” шифаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Аңа керүчеләр күп булсын! 8 апрельдә Чаллы шәһәрендәге "Жемчужина" шифаханәсендә намаз бүлмәсе ачу тантанасында иң күп әйтелгән теләк шул булды. Биредә мәдәният эшләрен оештырып йөрүче Зөләйха Минһаҗева әлеге чараны тантаналы итү өчен зур тырышлык куйган. Җырчы, шагыйрә Римма Карамниса дини эчтәлектәге үз җырларын һәм мөнәҗәтләр башкарды. Ачык төсләрдәге милли киемнәре...

Аңа керүчеләр күп булсын! 8 апрельдә Чаллы шәһәрендәге "Жемчужина" шифаханәсендә намаз бүлмәсе ачу тантанасында иң күп әйтелгән теләк шул булды. Биредә мәдәният эшләрен оештырып йөрүче Зөләйха Минһаҗева әлеге чараны тантаналы итү өчен зур тырышлык куйган. Җырчы, шагыйрә Римма Карамниса дини эчтәлектәге үз җырларын һәм мөнәҗәтләр башкарды. Ачык төсләрдәге милли киемнәре белән үк чарага бизәк булган курайчы малайлар халкыбыз көйләрен, "Туган тел" җырын башкардылар. Зөләйха ханым күзләргә яшь килерлек итеп Кадыйр Сибгатуллинның "Дога" шигырен, тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган үз шигырьләрен укыды.

"Жемчужина" баш табибы урынбасары Равил әфәнде санаторийда хәләл өстәлләрнең инде булдырылганлыгын, инде менә ял итәргә килүчеләр өчен тагы бер рухи уңайлык - намаз бүлмәсе ачылуына бик сөенүен әйтте. "Җаны сауның тәне дә сау була. Ә намаз җаннарга шифа бирүче" - табиб чыгышында әйтелгән фикерләрнең берсе шул булды.

Тантанада төп сүзне "Нур-Ихлас" мәчетеннән килгән мәчет картлары Хәйдәр ага Низамов һәм Галимҗан ага Сабиров әйтте. Матур итеп үзебезчә татар мәкаме белән азан яңгырады, Коръән сүрәләре укылды. Кыска гына булса да күңелләргә үтеп кергән вәгазь сөйләнде. Намаз бүлмәсен дә олылап, мәчет дип атадылар бабайлар. "Мәчет - Раббыбызга сәҗдә кыла торган урын дигәнне аңлата. Димәк, бу да бүлмә генә түгел, ә мәчет!" - диделәр алар.

Аннары мәчет намазы укылды. Ял итүчеләр арасыннан да намаз укып чыгучылар булуы сөендерде. Түбән Кама шәһәреннән Нәсих Ситдиков: "Шартлар бик булмагач кайбер намазларны өйгә кайткач каза итеп укырмын дип калдырган идем. Хәзер намаз бүлмәсе булгач, барысын да укырмын, Аллаһ теләсә." Аксубай районыннан килгән Әлфия Сабирова: "Безнең якларда дин көчле, шөкер. Әби-бабай, әти-әни намаз укыйлар. Үзем дә укый башладым. Сезнең белән янәшә намаз укуыма бик сөендем бүген!"

Зөлфия, Асия, Элвира ханымнар да намаз бүлмәсе ачылуга шатлануларын белдерделәр.

... Намаз бүлмәсендә матурдан-матур шәмаилләр. Өстәлдә "Нур-Ихлас" мәчете әһелләре алып килгән китаплар, "Ислам нуры" газеталары. Идәнгә кыйбланы күрсәтеп намазлык та җәелгән. Ишектә - намаз вакытлары җәдвале. Шулай итеп, "Энҗе бөртеге"ндә энҗе бөртегедәй сафлыкка, рухи яктылыкка дәшеп намаз бүлмәсе үз эшен башлады.

Нәсимә Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев