Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллы – спортчылар шәһәре

    Августның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан Чаллыда төрле чаралар оештырылачак. - 2-10 август көннәрендә "Этюд" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Россиянең яшь шахмат осталары арасында "Шахмат принцессалары Яр Чаллыда" дигән шахмат турниры. - 8 августта "КАМАЗ" стадионында футбол турниры. Ярышларда 2001-2003 елгы яшүсмерләр катнаша. - 8...

    Августның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан Чаллыда төрле чаралар оештырылачак.

    - 2-10 август көннәрендә "Этюд" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Россиянең яшь шахмат осталары арасында "Шахмат принцессалары Яр Чаллыда" дигән шахмат турниры.

    - 8 августта "КАМАЗ" стадионында футбол турниры. Ярышларда 2001-2003 елгы яшүсмерләр катнаша.

    - 8 августта ипподромда шәһәр мэры кубогына ат спорты буенча шәһәр беренчелеге.

    - 8 һәм 9 август көннәрендә профессионаллар арасында мунчада чабыну буенча Дөнья чемпионатының сайлап алу туры.

    - 9 августта "Азатлык" мәйданында Гранд Авто Яр Чаллы-2014 уздырыла. Анда республикабызның һәм Россиянең спорт осталары катнаша.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: