Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы су каналы” ннан – бүләк

Агымдагы елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләрнең кыйммәтләнүен борчылып көткән чаллылылар өчен "Чаллы су каналы" ҖЧҖ җитәкчелеге зур куанычка тиң яңалык җиткерде. Ел азагына кадәр салкын суга һәм канализация хезмәтләренә бәяләр бүгенге дәрәҗәсендә калачак. Шәһәр халкы белән беррәттән, бу мөмкинлектән коммерция нигезендә эшләүче оешмалар да файдаланачак.

- Салкын суның һәр кубометрына элеккечә 19 сум 61 тиен түләячәкбез. Суны бүлеп җибәрү тарифын 1 гыйнвардан 12 сум 99 тиенгә төшергән идек. Шул сумма 1 июльдән соң да саклана. Бу - республикада иң түбән тарифлар, - дип хәбәр итә "Чаллы су каналы" матбугат хезмәте.

- Ничек сөенмик, әлбәттә, сөендек. Кибеткә керсә, үзен күбрәк күргәзмәгә кергәндәй хис иткән аз керемле гаиләләр, аксап-туксап эшләгән заводта аз-маз акчага көн үткәрүче КАМАЗ эшчеләре, пенсияләре яшәү минимумыннан артмаган карчык-корчык өчен бигрәк тә мөһим бу ярдәм. Җитәкчеләренә рәхмәт яусын. Яшерен батырын түгел, киләчәккә планнар төземи генә, бүгенге көн чикләрендәге мөмкинлекләргә шөкерана кылып яши халыкның күпчелеге, - ди лаеклы ялдагы укытучы Фәнзилә Галимова.

Сүз дә юк, Татарстан буенча бөтен коммуналь хезмәтләргә тарифлар 3 процентка күтәрелү көтелгән мәлдә, "Чаллы су каналы" шәһәр халкына көтелмәгән бүләк ясады.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев