Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары өчен тавыш бирик

Та­тар­стан Сәл­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы сай­тын­да "Ел та­би­бы-Ак чә­чәк­ләр-2017" рес­пуб­ли­ка пре­ми­я­се но­ми­нант­ла­ры өчен ин­тер­нет-та­выш би­рү баш­лан­ды. Бу хак­та ми­нис­тр­лык­ның мат­бу­гат хез­мә­те хә­бәр итә. 2017 ел бәй­ге­сен­дә 5 но­ми­на­ция тәкъ­дим ител­гән. Алар­ның һәр­кай­сын­да ("Сә­ла­мәт­лек сак­лау ле­ген­да­сы"н­нан тыш) кон­курс ко­мис­си­я­се та­ра­фын­нан фи­нал та­выш би­рү­гә үт­кә­рел­гән өч ла­ек­лы та­биб яки та­биб­лар кол­лек­ти­вы ("Уни­каль оч­рак"...

Но­ми­нант­лар ара­сын­да Чал­лы­ның 3нче ба­ла­лар ши­фа­ха­нә­сен­нән Та­ма­ра Ко­ша­е­ва һәм Ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү хас­та­ха­нә­се та­биб­лар кол­лек­ти­вы да бар. Җи­ңү­че­ләр Татар­стан Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы кар­шын­да­гы Иҗ­ти­ма­гый со­вет уты­ры­шын­да бил­ге­лә­нә­чәк. Сай­лау ва­кы­тын­да мө­һим роль­не ин­тер­нет-та­гыш би­рү нә­ти­җә­лә­ре уй­на­я­чак. Үз та­вы­шың­ны Та­тар­стан Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы­ның "Бәй­ге­ләр" бү­ле­ген­дә - http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/golosovanie.htm би­рер­гә бу­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев