Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры “Колезей”га бара яки 2017 елда Чаллыны нинди яңалыклар көтә

Яр Чаллыда шундый матур традиция яши: һәр яңа ел алдыннан шәһәр хакиме журналистларны җыеп ачыктан-ачык сөйләшү үткәрә. Быел да Наил Мәһдиев җитди чарада катнашучыларга 2016 елда ак калабызда башкарылган күркәм эшләр турында бәян итте, алда торган бурычлар хакында да җентекләп аңлатты.

Безнең шәһәр мэры оптимист кеше, шул ук вакытта үз алдына куйган бурычны үтәп чыгу өчен барлык киртәләрне, кыенлыкларны уза торган шәхес.

Елга нәтиҗәләр ясаганда хакимнең Чаллының социаль-иктисадый үсешенә аеруча игътибар бирүе сөендерде. "КАМАЗ АҖнең уңышлары шәһәребез өчен аеруча мөһим", диде ул. Бу аңлашыла да калабызның нигезендә автогигантның ничек эшләвеннән торган фундамент ята. "Россиядә киләчәктә тагы шундый автогигант заводларын төземәячәкләр, КАМАЗ бердәнбер һәм ул Чаллының төп терәге", дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Катыргы-кәгазъ комбинаты, "Просто-молоко", "Чаллы икмәге" кебек предприятиеләрнең даими югары күрсәткечләр белән эшләвен аеруча ассызыклады. Шәһәрдә уртача хезмәт хакы 30 мең икән, бу кайбер предприятиеләрдә акчаны күп бирү белән бәйле, дип аңлатты мэр. Әйтик, КБКда эшчеләр аена 60 мең алалар, менә шулардан чыгып шәһәрдә уртача хезмәт хакын билгелиләр. Әлбәттә, чынлыкта бөтен җирдә дә югары хезмәт хакы түләмиләр.

"Хаер" компаниясенең уңышлы гына эшләве дә, киләчәктә кытайлар Чаллыда кер юу машиналары ясау заводы ачарга теләүләре хакында да бәян ителде. КИП мастерда тагы 6 сәнәгать мәйданы булачак, бу исә өстәмә 400 яңа эш урыны була, дигән сүз.

Әйе, 2016 елда башкарган эшләрнең күрсәткечләре яхшы: 37 бистәдә яңа мәктәп файдалануга тапшырылды, "Гренада" паркында төзекләндерү эшләре башкарылды, шушында ук "Альбатрос" йөзү бассейны ачылды, "Сувар" бистәсендә җәмәгатьчелек йорты эшли башлады, күп кенә спорт мәйданнары төзелеп файдалануга тапшырылды, Чулман проспекты ремонтланды, саный китсәң күркәм эшләр шактый. Халыкны борчыган һәр проблемага чишелеш табылу, көнкүрешебез, тормышыбыз яхшырсын өчен шәһәр хакимияте тырышып эшли.

2016 елда Тукай яр буен төзекләндерү буенча башкарылган эшләр аеруча мактауга лаек. Наил Мәһдиев бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк, төзекләндерү кыңгыраулы күпергә кадәр башкарылачак, дип белдерде. "Төзүче" стадионын да беренче этап ремонт эшләре башкарылуы хакында да ул мәгълүмат бирде, биредә тагы да эшләр күп булуына басым ясады. Җиңү паркының яңартылуына халык сөенеп бетә алмый: биредә йөрүе үзе бер рәхәт. Республикабыз Президенты ярдәме белән төзекләндерелгән парк Европа илләрендәге уңайлыклардан бер дә калышмый.

Шәһәр хакиме фатир алабыз, дип үз өлешләрен кертеп алданган гаиләләрнең проблемаларын чишү турында да җентекләп сөйләде. 2015 елда Чаллыда 939 шундый алданган өлешче булса, 2016 елда шәһәр хакимияте ярдәме белән 420 әнә шундый гаилә квартиралы булган. Алдагы елда тагы 356 гаиләне бу бәладән коткару бурычы тора икән. Мэр бу эштә ярдәм итәргә ышандырды. Яңа 2017 елда калабызда 300 000 квадрат метр торак мәйдан сафка басачак.

ЗЯБ бистәсендәге "Колезей" күңел ачу бинасы шәһәр карамагына күчә, аны ремонтлап Чаллы татар дәүләт драма театрына бирергә җыеналар. Яңа елда тагы бер мәктәпне төзеп бетереп файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Чаллыда 2017 дә 10 балалар бакчасына, 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак, 2 хастаханәгә 200 миллион сумлык җиһаз кайтарылачак һәм анда төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Мәскәү проспектын төзекләндерү дә күз уңында: аның өчен 900 миллион сум акча кирәк булачак. Шәһәр җитәкчелеге бу эшләрне башкару өчен республикабыз ярдәм итәр, дип өметләнә.

Наил Мәһдиев эшлекле сөйләшүдә журналистларның гади булмаган сорауларына җавап бирде. Ул матбугат, радио-телевидение һәм интернет ресурслары "солдат"ларына бергәләп эшләгәндә генә барысы да уңай буласын белдерде, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев