Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый

Халык соравы буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый. Спектакль язучының "Сөмбел" китабы буенча куела һәм "Сагынырсың, мин булмам" дип атала. "Без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган "Язмыш сынавы" спектаклен күрсәтеп, икенче куелышка акча туплый алдык, - дип сөйләде театр директоры Рашат Фәйзрахманов "Татар-информ" хәбәрчесенә....

Халык соравы буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерә башлый. Спектакль язучының "Сөмбел" китабы буенча куела һәм "Сагынырсың, мин булмам" дип атала. "Без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган "Язмыш сынавы" спектаклен күрсәтеп, икенче куелышка акча туплый алдык, - дип сөйләде театр директоры Рашат Фәйзрахманов "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Инде сценарий әзер, аны Зифа Кадыйрова үзе дә карап чыкты. Эшне башларга торабыз". Сценарий авторы - драматург Хәбир Ибраһим. Спектакльне Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты, театр һәм кино режиссеры Илфат Камалиев сәхнәләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев