Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында – премьералар

Чаллы татар дәүләт драма театрында Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә " спектаклен сәхнәләштерәләр. Яңа сезондагы беренче премьераны театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәгә куя. "Ай тотылган төн" спектакленә көйне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Юрий Чаплин яза. Спектакльнең рәссамы - Россиянең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать...

Чаллы татар дәүләт драма театрында Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә " спектаклен сәхнәләштерәләр. Яңа сезондагы беренче премьераны театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәгә куя. "Ай тотылган төн" спектакленә көйне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Юрий Чаплин яза. Спектакльнең рәссамы - Россиянең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Биюләрне балетмейстер Нурбәк Батулла куя.

Яңа спектакльдә Россиянең халык артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов, республиканың атказанган артистлары Рафил Сәгъдуллин, Рафик Каюмов, Энҗе Шиһапова, Илфат Әскәров кебек тәҗрибәле артистлар белән бергә яшь артистлар Руслан Әюпов, Дастан Бабаханов, Зөлфия Гыйльметдинова һәм Зөлфия Галиуллина да уйный.

Исегезгә төшерәбез, Мостай Кәримнең әлеге данлыклы әсәре буенча 1978 елда "Ай тотылган төндә" дип исемләнгән нәфис фильм төшерелгән иде. Әлеге әсәр буенча Камал театрында өч режиссер төрле елларда спектакльләр куйды. Ә 2013 елда яшь режиссер Рамил Гәрәев Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова белән берлектә моноспектакль сәхнәләштерде. Алар барысы да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән иде.

Чаллы татар дәүләт драма театрында да баш режиссерның күптәнге хыялы быел тормышка аша. Труппа премьераны 24-25 февральдә күрсәтергә җыена. Россиянең һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов эскизларны эшләгән инде. Коллектив әлеге спектакльне театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим итәргә планлаштырыла. Бу тамаша "Тантана" фестивалендә дә лаеклы бәясен алыр дип ышанасы килә.

Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, яңа сезонда тагын бер премьера булачак. Ул - Булат Сәлахов әсәре буенча куелган "Яратылмый калган ярлар" балладасы. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ринат Әюпов әлеге спектакль буенча репетицияләрне март башында башларга җыена. "Труппа бу спектакльгә әзер", - диде Рашат Фәйзерахманов.

Шушы көннәрдә театр директоры Рашат Фәйзерахманов Мәскәүдә булып кайтты.

- 23-26 мартта Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният сараенда гастрольләр оештырабыз. Илебезнең башкаласында яшәүче тамашачылар Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" һәм Фәнәвил Галиевның "Корт" спектаклен алып килүебезне сорадылар. Авыл тормышына багышланган "Корт" спектакле театрыбыз сәхнәсендә 15 ел уңыш белән бара, - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев