Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллы трамвайны сайлый

    Шәһәр эчендәге юлларда автомобиль хәрәкәте елдан-ел киеренкеләнә. Бигрәк тә халык эшкә ашыккан һәм кичен кайтыр юлга чыккан сәгатьләрдә ГЭС бистәсе белән Яңа шәһәр арасында километрларга сузылган "бөкеләр" хасил була. Шәхси машиналар саны күз иярмәс тизлек белән артып торган заманда гамәлдәге юллар гына - Яр Чаллы проспекты һәм беренче юл -...

    Шәһәр эчендәге юлларда автомобиль хәрәкәте елдан-ел киеренкеләнә. Бигрәк тә халык эшкә ашыккан һәм кичен кайтыр юлга чыккан сәгатьләрдә ГЭС бистәсе белән Яңа шәһәр арасында километрларга сузылган "бөкеләр" хасил була. Шәхси машиналар саны күз иярмәс тизлек белән артып торган заманда гамәлдәге юллар гына - Яр Чаллы проспекты һәм беренче юл - шәһәрдәге юл хәрәкәтен тәэмин итеп өлгерә алмый. Әлеге ситуацияне хәл итү, ягъни төп маршрутны бушату максатында, Сөембикә-Беляев урамнары кисешеннән Бумажников тукталышына кадәр арада яңа трамвай линиясе төзү бурычы куелды да инде. Маршрутның озынлыгы 6,2 километр тәшкил иткән әлеге проектны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 530 млн сум бүленде. Төзелешнең барышы шәһәр хакиме Васил Шәйхразиевның көндәлек контролендә.

    Төп проспектның буеннан-буена казып куелган чокырлар янында ничә атна инде авыр йөк машиналары, экскаваторлар кайнаша. Сүз дә юк, юл төзүчеләр эшне өлгер тота. Тау-тау өелгән шпаллар, рельслардан күз алдында яңа трамвай линиясе салынып бара. Күптән түгел әлеге төзелешкә багышланган күчмә киңәшмәдә Васил Шәйхразиев эшләрнең күпчелеге инде башкарылды, диде. Сентябрьгә кадәр бөтен линия дәвамында рельсларны монтажлауны төгәлләп, баганаларны, тарту подстанциясен урнаштыру һәм контактлы линияләрне үткәрү планлаштырыла. Аннан соң көйләп, электрга тоташтырып, линияне эшләтеп җибәрәсе генә кала. Төзелеш барышында шулай ук тукталыш павильоннарында маршрут интервалларын күрсәткән мәгълүмати таблолар урнаштырылачак. Булганнарына өстәп, 22 яңа павильон төзү дә планлаштырыла.

    - Яңа трамвай линиясе юл өстендә урнашкан сәүдә павильоннарын күчерү мәсьәләсе дә уңай хәл ителә, аларның хуҗаларына тиешле күләмдә компенсация түләнә. Әйтик, Медицина шәһәрчеге тукталышында урнашкан "Планета цветов" кибете сүтеп алынды, ә аның хуҗасына шәһәр башкарма комитеты 1,3 млн сум акча түләде. Башка эшмәкәрләр дә яңа трамвай линиясенең халыкка ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап, мәсьәләне хәл итүдә каршылык күрсәтмәсләр, дип уйлыйм", - дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме.

    "Электр транспорты" ҖЧҖ җитәкчесе Рәшид Шәмсединов та яңа линия төзелешенә зур өметләр баглый. "Инде 10 яңа состав кайтты. Вагоннар югары сыйфатлы булу өстенә, бик уңайлы да. Яңа линиядән предприятиегә 50 млн сум күләмендә өстәмә табыш керергә тиеш, дип фаразлыйбыз. Моның өчен трамвайларның хәрәкәт интервалы 4 минуттан да артмаска тиеш. 2014 елның 5 аенда гына әлеге транспорт хезмәтеннән 8,7 млн пассажир файдаланды. Алга таба бу сан бермә-бер артыр дигән өметтә без", - диде җитәкче.

    Сүз дә юк, трамвай экологик яктан чиста, уңайлы һәм иң куркынычсыз транспорт. Ниһаять, күпме халык "Газель"ләрдә кысыла-кысыла йөрүдән котылачак. Ләкин ни өчен яңа линияне нәкъ менә Яр Чаллы проспекты аша салырга карар кылынды? Анда бит болай да пассажир транспортына ихтыяҗ юк. Халык саны елдан-ел артып торган һәм уңайлы транспортка иң мохтаҗ булган Раскольников урамында яшәүчеләргә кирәгрәк түгел идеме яңа трамвай линиясе? Әлеге районда яшәүче яшь гаиләләрнең гозере дә, теләге дә бу. Чөнки иртәләрен балаларын бакчага, мәктәпкә озатканда, шыгрым тулы "Газель"ләрдә кысыла-кысыла, 5-6 шар тукталыш аягүрә басып барудан алар инде тәмам гарык. Ничә еллар дәвамында әлеге маршрутка зур автобус сорап язган гозерләргә дә җавап юк. Аның каравы, 109нчы маршрутка көннән-көн күбрәк яңа машиналар өстәлә. Димәк, бу кемгәдер файдалы дип фаразларга гына кала. Халыкны кызыксындырган әлеге сорауларны шәһәр хакимиятенең транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Илфат Кәрам улы Исмәгыйлевкә юлладык.

    - Яңа линияне Яр Чаллы проспекты аша үткәрергә алынуыбыз очраклы гына түгел. Бу - белгечләр тарафыннан кабат-кабат уйланылган һәм җентекләп анализ ясалган проект. Чөнки соңгы берничә елда әлеге проспектта һәм Челнинка елгасы аша салынган күпердә көн туса хасил булган "бөкеләр" инде машина йөртүчеләрнең теңкәсенә тиюдән тыш, кайбер предприятиеләрнең эшчәнлегенә зыян салучы (эшкә соңга калулар) иң актуаль проблемаларның берсенә әйләнде. Яңа маршрутны билгеләгәндә, 62 һәм 32нче комплексларда яшәүче шәһәрдәшләребезне машиналар тузаныннан азат итү максаты да күздә тотылды. Чөнки трамвай - экологик яктан иң чиста транспорт чарасы. Ә Раскольников урамына килгәндә, әлеге районда трамвай линиясе төзү якын киләчәктәге планга кертелмәгән. Чөнки шәһәр казнасыннан гына бүленгән акчаларга мондый зур чыгымлы проектларны тормышка ашырып булмый. Халыкның трамвайга булган ихтыяҗы чынлап та дәлилләнгән һәм республика бюджетыннан әлеге максатка тиешле сумма бирелгән очракта, бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйм. Ә күп кеше сыешлы автобуслар белән тәэмин итүгә килгәндә, алдагы тендерда 109нчы маршрут хуҗасына халык теләген җиткерәчәкбез, - дип ышандырды баш белгеч.

    Чыннан да, Чулман яры буенда бүген зур бер шәһәрчек үсеп килә. Халыкның уңайлы транспортка булган ихтыяҗы да елдан-ел үсә. Иркен проспект буйлап келтер-келтер трамвайлар йөри башласа, яңа төзелгән ял зонасына да халык күбрәк тартылачак бит. Ә инде трамвайны халык арасында пропагандалау тәкъдименә килгәндә, ул инде шәһәр, КАМАЗ төзелә башлаганнан бирле чаллылыларның иң яраткан транспорты булып кала. Киләчәктә Чаллыны иң чиста экологик шәһәр буларак, бөтен илгә танытачак трамвайда бүген халыкның 35 проценты йөри.

    Рәзинә

    Насыйбуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: