Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – туристлык үзәге

"Эшлекле төшке аш"ның чираттагысына кунак итеп башкарма комитетның идарә башлыгы урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге башлыгы Радмир Беляев чакырылган иде. Ул кризиска каршы шәһәр штабының 7 айлык эшчәнлеге белән таныштырды. Шул вакыт эчендә штабта 55 эшмәкәрнең проектын карап, ярдәм күрсәтелгән. "Без мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да булышырга тырышабыз, чөнки максатыбыз уртак -...

"Эшлекле төшке аш"ның чираттагысына кунак итеп башкарма комитетның идарә башлыгы урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге башлыгы Радмир Беляев чакырылган иде.

Ул кризиска каршы шәһәр штабының 7 айлык эшчәнлеге белән таныштырды. Шул вакыт эчендә штабта 55 эшмәкәрнең проектын карап, ярдәм күрсәтелгән. "Без мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да булышырга тырышабыз, чөнки максатыбыз уртак - өстәмә эш урыннары булдыру, шәһәр казнасын тулыландыру. Эшмәкәрләрне борчыган кайбер мәсьәләләрне без бүлектә үк хәл итәбез. Калганнарын чишәргә башкарма комитет җитәкчесенең ярдәме кирәк. Штабта чыгыш ясау өчен "ВКонтакте" социаль челтәре, электрон почта аша яисә хакимиятнең 106нчы бүлмәсенә килеп гариза язарга кирәк", - диде Радмир Илдар улы.

Кризиска каршы штабта шактый эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелгән инде. Мәсәлән, "Ак барс" мебель фабрикасы 6 балалар бакчасын җиһазлаган. "Славица" предприятиесе "Яр буе"нда туңдырма сата башлаган. Киләчәктә туңдырма сатуны арттырып, өстәмә эш урыннарын 290га җиткерү планлаштырыла. Төркиянең Казан шәһәре белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Тиздән Чаллыга 10 төрек эшмәкәре килергә тиеш. Бу шәһәргә инвестицияләр җәлеп итүдә хәлиткеч адым булып тора.

..."Чаллы җирлегендә беренче йортлар безнең гасырга кадәр 3 мең ел элек барлыкка килгән. Безгә калабызның 5000 еллыгын бәйрәм итү турында сүз алып барырга кирәк", - диде "Аквинта" заводы генераль директоры Игорь Калегин. Аның фикеренчә, бу идеяне җәмәгатьчелеккә җиткерсәң, Кама буендагы кала туристик мәккәгә әйләнергә мөмкин. "Ни өчен без туризмны үстермибез?" дип гаҗәпләнүен белдерде ул.

Радмир Беляев әлеге сорауның актуальлеген билгеләп үтте. Ләкин ул Чаллыда беренче чиратта эшлекле туризмны үстерергә кирәк дип саный. "Россиянең төрле төбәкләрендәге эшмәкәрләр КАМАЗга һәм башка предприятиеләргә экскурсия оештыруны сорый. Моннан тыш, бездә "Кама Бекон", "Челны-Бройлер", "Кама Кристал Технолоджи" кебек заманча эшләүче алдынгы оешмалар да бар", - диде ул. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлегендә, башкарма комитетта туризм буенча бүлек булдыру мәсьәләсе өйрәнелә. Бу юнәлеш буенча аерым структура шөгыльләнергә тиеш дип саный Радмир әфәнде. "Тик мин әлегә моны нинди ресурслар ярдәмендә эшләвебезне ахыргача күз алдына китерә алмыйм", - диде ул.

Чаллыга туристлар килсен өчен җентекләп өйрәнелгән схема булдырырга кирәк: берәүләр кунакларны "Бигеш"тән каршы алса, икенчеләре кунакханәгә урнаштырсын, өченчесе экскурсияләр оештыру белән шөгыльләнсен. Моның өчен башта туризм буенча портал эшләргә кирәк. "Бу бик кирәкле эш", - ди Радмир Беляев.

Инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы буенча күзәтү советы рәисе Сергей Майоров тырышлыгы белән бу юнәлештә беренче адым ясалды инде: Чаллы турында фильм төшерелә. Аның сценарие язылган, финанслау килешенгән. Тиздән фильмны төшерү башланырга тиеш.

Эшмәкәрләр Калегин идеясен кызыклы, әмма әлегә нәтиҗәсез, ә эшлекле туризмны үстерүне уңышлы дип саныйлар."Мастеровые" театры директоры Армандо Диамантэ экскурсия маршрутына театрны кертергә тәкъдим итте.

"Эшлекле төшке аш"та Чаллыда аквапарк төзү турында да сүз булды. "Башкортостан һәм Татарстан Республикаларыннан күпләр Чаллы аша Казанга йөри. Нигә Чаллыда аквапарк төземәскә", - диләр эшмәкәрләр.

Бүгенге көндә башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев тәкъдиме белән 2030 елга кадәр шәһәр стратегиясе эшләнә. Әлеге документка аквапарк, тау чаңгысы курорты, кампуслы мөстәкыйль университет төзү кертелгән. "Болар яшьләрне Чаллыда калдыру өчен кирәкле эшләр, әмма бу проектларны тормышка ашырырга әлегә инвесторлар юк", - диде Радмир Беляев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев