Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы ТВ”да – яңа җитәкче

"Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе белән Татарстанның танылган тележурналисты Зөфәр Дәүләтшин җитәкчелек итә башлады. Аны коллективка "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. 2015 елның июненнән "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе гендиректоры вазыйфаларын вакытлыча башкарган Марина Коновалова "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары булып эшчәнлеген алып барачак. Фәрит Шаһиәхмәтов аңа...

"Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе белән Татарстанның танылган тележурналисты Зөфәр Дәүләтшин җитәкчелек итә башлады. Аны коллективка "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

2015 елның июненнән "Чаллы ТВ" телерадиокомпаниясе гендиректоры вазыйфаларын вакытлыча башкарган Марина Коновалова "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директорының телевидение һәм радиотапшырулар буенча урынбасары булып эшчәнлеген алып барачак. Фәрит Шаһиәхмәтов аңа телерадиокомпаниядә шушы айлар дәвамында башкарган эше өчен рәхмәт җиткерде.

Зөфәр Дәүләтшин 1972 елның 26 сентябрендә Казанда туган. "Журналистика" белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1996-98 елларда - "Эфир" телерадиокомпаниясе корреспонденты (Казан шәһәре); 1998-2000 елларда - "Татарстан" ДТРК (Казан) радиосында җиде республиканың берләштерелгән "Между Волгой и Уралом" радиожурналы баш мөхәррире, яшьләр программалары редакциясе бүлеге мөдире; 2000-2002 елларда - "Пилот МС" ҖЧҖ арт-директоры (Казан); 2002-2003 елларда - "Эфир" (Казан) хәбәрчесе, "Эфир" (Казан) редактор-алып баручысы; 2004-2006 елларда - "Эфир" ҖЧҖ бүлеге (Түбән Камадагы филиалы, яңалыклар хезмәте һәм программалар производствосы җитәкчесе) директоры урынбасары; 2007-2008 елларда - Казанда "Коммерсантъ" ЯАҖ, пиар буенча менеджер, "Коммерсантъ" газетасының айлык кушымтасы Quality (Казан) мөхәррире; 2008 елда - "ИРА "Комсомольская правда" ҖЧҖ мөхәрриренең махсус проектлар буенча урынбасары, "Аргументы и факты - Казань" газетасы шеф-мөхәррире; 2009 елның гыйнварыннан - парламент хәбәрчесе, "Семь дней" тапшыруы сәяси күзәтүчесе, "Яңа гасыр" ТРК" ААҖнең "Черное озеро" документаль сериалы продюсеры вазыйфаларын башкарган.

Зөфәр Вахит улына яңа урында уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев